Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне уңаеннан түгәрәк өстәл сөйләшүе булды


Татар халкы 18- нче тапкыр хәтер көнен үткәрергә җыена. Тарихка килгәндә исә, 1989 елның 15 үктәберендә Казанда Татар иҗтимагый үзәгенең 17 әгъзасы беренче тапкыр Явыз Иванның Казанны яулап алганда шәһит киткәннәрне искә ала. Аннан соңгы елларда меңнәрчә халык җыелган урам йөрешләре Ирек мәйданыннан алып Сөембикә манарасына кадәр дәвам итте. Искә алу вакытында Казан кирмәненең тулган очраклары булды. Әмма соңгы елларда бу чарада катнашучыларның саны елдан- ел кими. Казан шәһәр хакимияте дә Казанны яклап һәлак булганнарга һәйкәл куярга дигән 1999 елның 20 мартындагы карарын онытты. Соңгы вакытта Татарстан диния идарәсеннән дә бу чарага игътибар булмау түгәрәк өстәл сөйләшүендә әйтелде.

“Һәтта менә Хәтер көнендә урамга да чыкмыйлар. Менә ничә ел хәтер көне үткәрәбез диния назәрәтеннән бер кеше булсын. Килсә килә Исхак хәзрәт. Узган ел аның улы килде. Бүтән кеше килгән дә юк”,- диде Галишан Нуриәхмәт. Шулай ук Халык депутатларының да бу чарага битарафлыгы тәнкытьләнде. Бер яктан караганда 10 үктәбердә Татар иҗтимагый үзәгендә булган бу түгәрәк өстәл сөйләшүе тарихны барлау да, Советлар берлеге беткәч киткән ялгышларга офтану да, бүген борчыган бөтен проблемаларны ачып салу да иде. Түгәрәк өстәл сөйләшүенең башында Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәгенең сәяси шура җитәкчесе Илдус Садыйков Татарстанның бәйсезлеге өчен бөтен дөньяга үз тавышыбызны ишеттерә алмадык. Килешүләр төзеп вакытны уздырдык, диде. Үрнәк алырдайларны барлады.

“Ә менә кечкенә Абхазия, Осетияләр референдум үткәнме, юкмы? Халкы да аның 700- мең генә. Алар бөтен дөньяга без мөстәкыль дәүләт дип кычкыралар. Алай гына да түгел. Хәзер Косова мәсьәләсе күтәрелә дөнья күләмендә, дөнья масштабында. Татар халкының тарихлардан килгән бүгенге теләге һәм таләбе- ул үзебезнең мөстәкыль дәүләтне булдыру”,- диде Садыйков.

Хәтер көне уңаеннан үткәрелгән сөйләшүдә тарихи истәлеккә ия урыннарның кайберләренең бөтенләй игътибарсыз калуы ассызыкланды. Бу хакта Үзәк президиумы рәисе урынбасары Рифхәт Кормашев әйтте. “Һаман да безнең дәүләтебезнең дә, үзебезнең дә, халыкның да инициативасы җитми күрәмсең, Сувар шәһәрчеге, Тубыллы-тау, Юкә-тау ташландык хәлдә”,- диде ул. Бу уңайдан татар авылларының чын йөзе югала бару турында да әйтелде. Дәүләт каналларында татар телле тапшыруларның елдан- ел кимүе, Русиядә Праваслау диненә һәм казакларга кирәгеннән артык зур игътибар булуы да тәнкыйтьләнде. Түгәрәк өстәл сөйләшүендә башка проблемалар да күтәрелде. Соңыннан резолюция кабул ителде. Анда конфедератив мөнәсәбәтләр кабул итеп кенә тынычлыкта яшәп булачак диелә. Һәм мисалга Европа Берлеге китерелә. Резолюция “Башкаларга ирек бирсән, үзең дә ирекле булырсың” дигән сүзләр белән төгәлләнә. Хәтер көне 14 нче үктәбердә иртәнге сәгать 10 да Ирек мәйданнан башланачак. Әмма аны үткәрүчеләрнең вәкилләре әлеге түгәрәк өстәл сөйләшүенә килсә дә анда катнашмады. Хәтер көнен Татар иҗтимагый үзәге, “Идел- Урал”, “Мәгариф”, Мөселман татар хатын кызлары оешмалар бергәләп үткәрәчәк.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG