Accessibility links

“Татмедиа”ны үзгәртеп кору татар басмаларын ябуга китермәсме?


Татарстандагы барлык дәүләтнеке булган газет-журнал, радио-телевидение белән идарә итүче “Татмедиа” оешмасы яңача эшләргә җыена. Әгәр элек барлык басмаларның чыгымнарын дәүләт капласа, хәзер “Татмедиа” хосусыйлаштырылачак һәм аның эченә кергән массакүләм мәгълүмат чаралары акча эшләргә тиеш була. Үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, тора-бара татар басмалары ябылмас дип төгәл беркем дә әйтә алмый.

“Татамедиа” җитәкчесе Марат Моратов бүген газета-журналлар, радио телевидение реклама нигезендә акча эшли белми, киләчәктә бу үзгәрергә тиеш дип белдерде сишәмбе көнне Татарстан парламентында узган утырышта. Моратов 2009-10 елларга инде “Татамедиа” 40 миллион доллар акча эшлиячәк дип фаразлый. Әмма татар басмалары җитәкчеләре һәм кайбер милли җанлы депутатлар борчылу белдерә, чөнки бүгенге көндә милли матбугат әле акча эшләүгә сәләтле түгел. “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллин:

Акционерлашу ул акча булган оешмаларның берләшеп керемнәрне тагын да арттыруны күздә тота. Ләкин милли матбугат ул акча эшләү механизмы түгел. Ул әдәбият, мәдәниятне күтәрү, халыкны тәрбияләү өчен эшли.

“Казан утлары” журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллин әйтүенчә, “Татамедиа”ның хосусыйлашуы нәтиҗәсендә, татар басмалары киләчәккә ышанычын югалта. Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Туфан Миңнуллин:

Киләчәктә бу оешмага милләткә карата битараф кешеләр килсә, татар матбугаты файда китерми дип ябып куярга да мөмкиннәр. Ул канунда беркетелмәгән. Үзегез теләп кердегез, яисә китегез бездән дип әйтергә, яки бөтенләй ябып куярга мөмкиннәр. Шул куркыныч бар.

“Татмедиа”га барлыгы 88 массакүләм мәгълүмат чаралары бүлекчә булып керәчәк. Берничә басма алай да дәүләт карңнаты астында калачак. “Казан утлары” журналы Равил Фәйзуллин:

“Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан” газеталары, “Татарстан” журналы дәүләт карамагында калды. Ә район газеталары һәм кайбер республика басмалары хәзер үз мөстәкыйльлеген югалтып, акционерлык җәмгыятькә керә булып чыга.

“Татмедиа” - акционерлык җәмгыять итеп үзгәргәч тә, дәүләттән ярдәм булачак дип ышандыра җитәкчеләр. Хәтта киләсе елга 4 миллиардка якын акча да бүлеп биреләчәк икән. Ләкин тора-бара, җитәкчелек үзгәрә калса, бу хәл башка төрле булып та куярга мөмкин дип саный Равил Фәйзуллин.

Әйтергә кирәк, “Татмедиа” хосусыйлаша дигәч үк республикадагы берничә басма ябыла икән дип сөйли башладылар. Әмма депутат Туфан Миңнуллин:

Әлегә бер генә дә милли матбугатны яптырмаячакбыз, чөнки бюджетта акчалар каралган. “Интертат”, “Татар иле” газеталары мәсьәләсендә сөйләшәсе бар. Иртәгә шуның өчен “Татмедиага” барачакбыз.

“Татамедиа”ның хосусыйлаштырылуы матбугатта бирелгән язмаларның эчтәлегенә басым ясамаячак, ягъни ниндидер ирекне чикләү булмаячак дип әйтелә.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG