Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукайның Казанга килүенә 100 ел


Җиктереп пар ат Казанга туп-туры киттем карап,

Чаптыра атларны кучер суккалап та тарткалап.

Кич иде, шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый,

Искән акрын җил белән яфрак агачлар калтырый.

Нәкъ менә әлеге юллардагы сыман Пар атлар җигеп 1907 елның 10 октябрендә бөек шагыйребез Габдулла Тукай Казанга килгән дип өйрәтәләр иде мәктәптә. Чынлыкта исә шагыйрьнең бу шигыре яз көне әле Җаекта яшәгән вакытта ук язылган. Ә Казанга ул пар атта түгел ә поезга утырып килгән һәм ул вакытта аны нурлы түгел ә соры Казан, Болгар кунакханәсе һәм танылган 40 бүлмә каршы ала. Әлеге вакыйгалардан соң инде менә 100 ел үткән. Үткәннәрне искә төшерү, Тукай исемен тагын бер католылау йөзеннән татар зыялылары пәнҗешәмбе Тукай музеена җыелды. Моңлы татар көйләре, дәртле шигырьләр, спектакльләрдән өзекләр, күңелгә үтеп керердәй җырлар мулдан булды бу очрашуда.

Бирегә җыелган галимнәр исә, Тукай белән Казан арасындагы элемтә турында сөйләделәр. Казан дәүләт университеты галиме Хатыйп Миңнегулов бу турыда болай диде.

Тукай дистә елдан артык Җаекта яши, ләкин анда иҗат истә дә, Казан ул бит татарның башкаласы. Барыбер Казан рухи өлкәдә, мәдәният өлкәсендә барыбер мәркәз буларак күзалланган. Җаекта яшәсә дә Тукай күңеле Казанда булган һәм анда иҗат ителгән шигырьләрнең күбесендә дә Казан чагыла. Монда килгәч инде ул күп кенә кыенлыкларга очрый, шуңа да карамастан аның иҗади активлыгы арта. Шушы биш ел эчендә ул үзенең үлемсез классик әсәрләрен тудыра.

Әйе 5 ел бик аз. Хәзерге 20-21 яшьлек студентларны алсаң, Тукай кебек бай мирас калдыру түгел, ата-анасы укырга керткән, уку йортын да тәмамлап чыга алмый торган яшьләр дә шактый бит. Димәк Тукай зур талант иясе булган.

Шигъри моңа үрелгән кичә шулай җайлы гына тыныч кына узар төсле тыела иде. Бу тыңгылыкны галимнәрнең кайбер борчулы чыгышлары гына үзгәреш кертте. Хатыйп Миңнегулов сөйли.

Шушы көннәрдә Казанда Русия күләмендә зур бер чара узды. Ул Василий Аксеновның 75 еллыгына багышланган кичә. Аны шәһәр мэриясе уздырды, матур узды, чөнки Аксенов зур язучы. Әмма минем күңелемдә ризасызлык хисе туды. Ни өчен әле без татарның баш каласында шәһәр мэриясе теләге белән рус һәм рус телле чарадан башлыйбыз. Мин һич тә Аксеновка, монда килгән кунакларга ачуым юк. Ләкин мин шактый яшәгән кеше, күпне күрдем. Гадәттә татар әдәбиятына караган чараларны мәдәният министрлыгы, төрле иҗат оешмалары оештыра. Шәһәр хакимияте уздырган татар телле чараларны минем күргәнем юк. Казанда күпме күренекле язучылар, галимнәр, сәнгать әһелләре бар. Аларга багышланган чаралар уздырылганы бармы? Юк. Бу күпләрдә ризасызлык уятты.

Бер яктан карасаң бүген Тукайга игътибар җитәрлек күрсәтелә дә кебек. Һәр ел Тукай бүләләре тапшырыла, шагыйрь исемендә филармония бар, музейда уза торган чаралар дәрәҗәсендә генә булса да кичәләр уздырыла. Ә баксаң Тукай белән бәйле күп кенә чишелмәгән мәсьәләләр дә шактый бит. Әлеге дә баягы, бүгенге көн җыелышларында да күп тапкыр телгә алынган Болгар кунакханәсе. Бүген ул Татарстанның иң бай ширкәте “Татнефть» карамагында булса да, һаман харәбә, чүплек хәлендә кала бирә. Биредә 100 ел элек булган 40 бүлмә, татар зыялылары, Тукай рухыда инде күптән юк. Аның каравы үзәктәге горур басып торучы Тукай һәйкәле бакчасын төзекләндерү эшләре төгәлләнде быел. Хәзер исә игътибар итсзң, горур Тукай Болгарны төзекләндерергә кайчан чират җитәр икән дип карап торган соман.

Тукай Казанга килгән көн якынлаша башлагач җирле матбугатта бу турыда язмалар шактый күренде. Аларның берсе Тукайга хәзер Казанга кайту насыйп булса , 1000 яшьлек калабыз аңа ничек тәэсир итәр икән дигән дә сорау кузгалта. Бу газетада “Үз мирасын саклануына һәм пропагандалануына сөенер иде диелә”. Ә кайберәүләр башка фикердә тора. Тукай бүген Казанга кайтса ул чып-чын эммигрант булыр иде, паспорт Казахстанныкы, яшәү урны, акчасы юк, эше булмагач хәтта ипотекага да баса алмый диючеләр дә бар.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG