Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәм чаралары башлана


11нче октябрь – Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуының 450 еллыгы бәйрәмнәре башлана. 10нчы октябрь республика җитәкчеләре тагы бер кат чара булачак урыннарда булдылар һәм яңа бер объект ачтылар. Ул — башкаланың Шакша бистәсенә юлүткәргеч. Ул тимер юлы аша кисешү сәпәпле, анда даими тыгыннар, бөкеләр хасыйл була иде. Хәзер тимер юлы белән киселештә күпер ачылды. Моны төзүгә 370 миллион сум акча киткән.

Уфаның спорт Сарае каршында сквер ачылды. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасының тирә-як мохитне саклау өлгесенә ярашлы эшләнде. Бу оешма быел дөньяда миллиард төп агач утыртыйк дигән чакыру белән чыккан иде. Уфаның иске Спорт сарае каршындагы мәйданга 450 төп агач утыртылды.

Башкортстсанның археология һәм этнография музее яңа бинага күчте. Ул элекке республика хөкүмәте президиумы утырган тарихи бина. Анда Башкортстанда яшәүче халыкларның экспозицияләре куелган.
XS
SM
MD
LG