Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңлаган очрашу


Сентябрьдә Казанда татар хатын-кызлары форумы булып үткән иде. Анда Башкортстаннан биш кеше катнашты. 10нчы октябрь алар белән очрашу билгеләнгән иде. Очрашуга форумда булган ике генә кеше килгән иде, аның да берсе сөйләшүгә әзер булмавын белдерде. Форум эшчәнлеге турында татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы рәисе Гөлҗиһан Яһүдина сөйләде. Ул бу форум эшчәнлегенә югары бәя бирде. Яһүдинага: “Инде үзегезнең оешма эшчәнлегендә бу нинди дә булса этәргеч бирәчәкме, хатын-кызларны туплау, проблемаларын чишү буенча нинди эшләр башкарырга җыенасыз?” – дигән сорауга ул: “Бу проблемалар барлык кешеләр өчен уртак, ул хатын-кызлар эше генә түгел” – дип җаваплады.

Мөнир Вафин. Уфа
XS
SM
MD
LG