Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:22

Уфада 450 еллык бәйрәм һәм Дәүләт Советы утырышы үтә


Уфага бүген Русиянең илледән артык төбәге җитәкчеләре, хөкүмәт башлыклары, шулай ук Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, кайбер чит илләр вәкилләре килде. Алар башкортларның Рус дәүләтенә кушылуына 450 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында һәм Русия Дәүләт Советы утырышында катнашачак.

РФ Дәүләт Советы утырышы инвестицияләр мәсьәләләрен тикшерүгә багышлана. Аны ил президенты Владимир Путин алып барачак, дип көтелә.

Уфадагы чараларга президент Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Татарстан вәкиллеге дә килде. Уфа һава аланында журналистлар белән аралашуда Минтимер Шәймиев башкорт җырларын һәм башкорт ашларын яратуын әйтте. Башкорт белән татар халыклары аерылгысыз, дип тә ассызыклады ул.

Уфадагы РФ Дәүләт Советы утырышы башкортларның Рус дәүләтенә кушылуына 450 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында үткәрелә. Бу бәйрәмгә республика җитәкчелеге зур игътибар һәм әһәмият бирде. Аңа әзерләнү башланган соңгы ике елда гына да 79 миллиард сумнан артык акча тотынылган. Аның зур күпчелеге яңа төзелешләргә юнәлтелде - биналар, юллар салынды, күперләр төзелде.

Бәйрәмнең программасы бик бай. Анда бихисап мәдәни һәм спорт чаралары да каралган. Төрле урыннарда концертлар, театрлаштырылган тамашалар үтә. Бүген шулай ук Уфада Билбау көрәше буенча VI дөнья чемпионаты да башланып китте.

XS
SM
MD
LG