Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:29

Мөселман руханилары Рим Папасына яңа хат җибәрде


130дан артык мөселман рухание Рим Папасы Бенедикт XVIнчыга һәм башка христиан дине җитәкчеләренә яңа хат белән мөрәҗәгать итте. Анда алар мөселманнар белән христианнар арасында үзара яхшырак аңлашу урнаштырырга чакыра.

Хатны әзерләүчеләр билгеләвенчә, шушы ике дин арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшыруына бар дөньядагы тынычлык бәйле. Мөрәҗәгать язучылар ислам белән христианлыкның Алланың берлеген тануда һәм күршеләрең белән дус-тату яшәүгә чакыруында бер-берсенә якын булуына игътибар юнәлтә.

Бер ел элек Рим Папасы ислам турында капма-каршылыклы фикерләрен әйтеп, бар мөселман дөньясы ачуын кабартты. Шуннан соң мөселман руханилары аңа ачык хат язган иде.

XS
SM
MD
LG