Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия АКШ Конгрессы комитеты карарына кискен ризасызлыгын белдерә


Төркия президенты Абдулла Гөл Америка Кушма Штатлары Конгрессы Вәкилләр палатасының чит ил эшләре комитеты тарафыннан Осман империясендә әрмәннәрне үтерүне “геноцид” дип бәяләгән карарның хуплануын кискен гаепләде.

Әрмәннәргә карата геноцид булуын катгый кире кагучы Әнкара әлеге карарны “җавапсыз адым” дип бәйли.

Төркия Чит ил эшләре министрлыгы бу хәл ике ил арасындагы мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты ясаячак, дип кисәтте дә инде.

Элегрәк президент Джордж Буш Конгресс әгъзаларын бу документ өчен тавыш бирмәскә өндәгән иде. Моны ул Якын Көнчыгышта НАТОның төп партнеры булган Төркия белән мөнәсәбәтләрне бозуга китерергә мөмкин дип аңлатты.
XS
SM
MD
LG