Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эш урыннары начар хәлдә булуы сәбәпле Татарстанда узган ел 121 кеше үлгән


Идел буе федераль төбәгендә Татарстан иң алдынгы регионнардан, бездә Камаз да чыгаралар, миллионлаган тонна нефть тә чыгаралар, меләгән тонна икмәк тә җыялар монысында тегесен дә эшлиләр дип мактанырга ярата җитәкчеләр хокүмәт җыелышларында. Дөрес республика төшеп калганнардан түгел, әмма Татарстан сәнәгатендә эшлисе эшләр дә байтак әле ди белгечләр. Шушындый мәсьәләрнең берсе – ширкәтләрдә хезмәт урыннарында иминлек булдыру мәсьәләсе. Европа Берлеге белән финансланган Europe Aid проекты кысаларында Русия, Германия, Швецариядән килгән белегчләр Русиядә, аерым алганда Татарстанда бу мәсьәләнең торышын тикшерделәр иминлек атнасы дәвамында. Ни әйтсәң дә, статистикага караганда, бу өлкәдә хәлләр бик үк яхшы түгел. Узган ел хезмәт урыннарында 1414 кеше җәрәхәтләнгән, аның 121 үлгән. 2005 ел исә 107 кеше үлгән. Иң кызганычы бу саннан елдан ел арта ди белгечләр. Ә Русия сәнагать ширкәтләренең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керергә теләүләре сәбәпле, Хезмәт урыннарында иминлек булдыру мәсьәләсенә игътибар тагын да арткан Татарстанның хезмәт , мәшгуллек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин сүзләренчә.

Без бит инде гел Бөтендөнья сәүдә оешмасына керергә дип эш алып барабыз. Кайбер җитәкчеләр анда керергә курка анда кергәч яхшы булыр микән, көндәшергә сәләтле була алырбыз микән дип курка. Чөнки бу ширкәтләрнең күбесе алдынгы түгел. Европада хезмәт урынында иминлек урнаштыру буенча бик нык игътибар бирелә. Безнең ширкәтләрдә, бу мәсьәлә чил илдәге кебек булмаса, безнең товарлар сатылмыячак. Бездә икенче кануннар, бу өлкәдә начарга барабыз дип әйтә алмый, ләкин соңгы 15 елда, бу мәсьәлә артта кала. Бүген 19% эшче зыянлы шартларда хезмәт итәләр. Күп кеше профессиональ авыртулар ала, күпләр үлә. 19% пенсионер гына зыян буенча өстәмә акчалар ала. Бу бит безнең икътисадка да зыян дигән сүз. “Татнефть”, “Камаз” кебек үз товарларын чит илгә чыгарган зур ширкәтләр Европада бу эшнең ничек алып барылганнарын беләләр һәм үзләрендә дә яхшы эшлиләр.

Сөйләшүләр барышында шулай ук Татарстанда эшсезлек мәсьләсе, читтән килеп эшләүчеләр турында да сүз кузгалтылды. Татарстанда барлыгы якынча ике миллион кеше эшли. Шуны әйтергзә кирәк соңгы елда республикада эшсезләрнең саны 12% кимегән. Ләкин шулай да күп хезмәт урыннарында чит илдән килгәннәр тутыра. Бүген аларның саны 23 мең. Бу мәсьәлә буенча министр Айрат Шәфигуллин болай диде.

Чит ил эшчеләренә хезмәт урыннары күп бүлеп бирелә. Икенче елга без аны әзәйтәбез. Хәзер без үзебезнең кадрларны әзерләү буенча, хезмәт хакын күтәрү буенча эш алып барабыз. Чит илдән килгәннәргә бит акча күп кирәкми, хезмәт иминлеге дә кирәкми, аларны бик сакламыйлар да бит шуңа күрә бик күп үләләр алар, чыгыш ясаганнан ишеткәнсездер.

Җыелышларда әйтелгәннәрдә чыгып, хезмәт урыннарының начрар хәлдә булу сәбәпле бүген иң күп хәвев очрагы төзелештә күзәтелә. Икенче урында авылхуҗалыгы биредә барлык хәвефләрнең 35% туры килә икән. Шәһәрләргә килсәк Чаллы, Зәй, Яшел Үзән ширкәтләрендә хәл мәшгул икән. Иминлек атнасының нәтиҗәләрен министр Айрат Шәфигулин түбәндәгедән күрә.

Бу җыелышларның төп максаты җитәкчеләргә, хәзмәткәрнең эштә сәламәтлеген ничек саклау турында мәгълүмат тарату.

Шулай итеп атна дәвамында, белгечләр хезмәт урыннарында иминлек булдыру турында сөйләшүләр алып барды. Мондый зур чаралардан соң эштә җәрәхәтләнүчеләрнең саны кимерме? Бәлки. Ни әйтсәң дә Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү таләпләренең берсе шул мәсьәлә бит.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG