Җомга көнне барлык мөселман халкы Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Пәнҗешәмбе соңгы көн ураза тотылды. Татарстанда да Гаеткә әзерлек бара. Төп бәйрәм намазы “Кол-Шәриф” мәчетендә укылачак. Гает намазаы беткәнче шулай ук ризыктан тоелып тору сорала. Ә гомумән бәйрәм көнендә тәмле ризыклар пешерү, бер-береңне котлау тиешле.
Бер ай дәвамында мөселман дөньясы гөрләп торды - Татарстанда ифтар ашлары узды, тәрәвих намазлары укылды. Махсус кичәләр дә оештырылды. Шундый чараның берсендә “Мәрҗәни” мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин:
Элек “Мәрҗәни” мәчетендә качып-качып кына ифтар уздыра идек. Хәзер кафеларда, рестораннарда үтә.Мансур хәзрәт Җәләлетдин әйтүенчә, хәзер авыз ачтырырга теләүчеләр бик күп, хәтта Төркиядән хәтле килеп ифтар мәҗлесләре оештырганнар. “Кол-Шәриф” мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысов быел Казан мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре бик оешкан төстә узды дип белдерде. Казан җитәкчесе Илсур Метшин башкаланың һәр мәчетенә моның өчен акча, мохтаҗларга азык-төлек биргән. Үзе дә ифтар ашы үткәргән Казан Думасы депутаты Фәрит Мифтахов:
Быел яшьләр күпләр килде ифтар мәҗлесләренә.Рамазан аенда хәтта Татарстанда аракы сату да кимегән. Мәсәлән “Рамстор” кибетендә ул 15 процентка азайган.
Ураза вакытында аеруча мохтаҗларга ярдәм күрсәтү күздә тотыла. Быел “Идел-Хаҗ” фонды 1 меңнән артык азык-төлек җыелмасы әзерләгән. Уразаның бер шарты ул фитыр сәдакасы бирү. “Кол-Шәриф” мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысов:
Мохтаҗлар, мескеннәр бәйрәмне тиешле дәрәҗәдә уздырсын өчен аларга фитыр сәдакасы бирелә. Әлеше сәдаканы һәр мөселман бирергә тиеш. Аның из аз күләме – 20 сум. “Кол-Шәриф” мәчете имамы Рамил Юнысов шулай ук Ураза Гаете шартлары белән дә таныштырып узды. Рамил хәзрәт Юнысов:
Гает көнендә мөселман кеше матур киемнәрен киеп мәчеткә барырга тиеш. Иртәнге намаз 6да, аннары Коръән уку башлана, бәйрәм вәгазе җиде тулырга 15 минутта башлана, ә сигезенче яртыда 8нче яртыда. Аннары халык өйләренә тарала. Ул көнне бәйрәм өстәле әзерләнергә тиеш, туганнарны котлау зарур.Рамил хәзрәт Юнысов әйтүенчә, төп гает намазын мөфти Госман хәзрәт Исхакый “Кол-Шәриф” мәчетендә укыячак 8 нче яртыда. Шулай ук башка мәчетләрдә дә бәйрәм намазы булачак. Аңа кадәр ашамый тору саваплы дип санала. Ураза Гаете бәйрәме 3 көн дәвам итәчәк.
Ландыш Харрасова