Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Корьән укучылар бәйгесе


Мәскәүдә 8 тапкыр халыкара корьән укучылар бәйгесе узды. Берничә ел элек ул бәйге Мәскәү өлкәсендә башланып китсә, хәзер инде халыкара дигән исем алган. Бәйгедә катнашучылар күп төрле илләрдән булган кебек. аларның укуларын бәяләүчеләр дә халыкара белгечләр иде. Бу бәйгедәТатарстан, Башкортстан, Кыргызстан. Казахстан, Иран, Төркия кебек илләрдән корьән хафиз һәм корьән карилар белән бергә Иваново, Мәскәү мәдрәсәсе, Мәскәү ислам университеты шәкертләре дә катнашты. Бәйге ике номинациядә – Корьәнне яттан уку һәм Корьәнне карап уку номинацияләрендә узды.

Бәйгедә ир балалар белән белән бу бәйгедә кыз балалар да катнашты. Шуларның берсе Казан кызы, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем алып, хәзер инде үзе гәрәп теле укытучысы булып эшләүче Алия Садекова иде. Корьән укуда финалга чыккан Алиянең татар теле бик ук мөкәммәл булмавына ул үзе дә уңайсызланды. Ул безгә, «мин татарча начар беләм, ләкин мин тырышам» , диде. Нигә соң мәдрәсәдә татар телен өйрәнә алмадың дигәч, бездә гәрәп укытучылары бик күп иде, татар телен бер генә укытучы укытты. Мин татарча сөйләшергә оялам әле, диде Алия. Гәрәп телен укытырлык итеп өйрәнгән, ләкин татар кызы булып та, татарча сөйләшергә оялганлыгы бераз гәҗәпләндерде дә безне.

Шулай итеп, Мәскәүдә сигезенче тапкыр халыкара Корьән укучылар бәйгесе узды. Бәйгедә 40 артык кеше катнашты. Беренче номинациядә беренче урынны 16 яшьлек Кыргызстан егете алса, икенче һәм өченче урыннар Татарстаннан Рушан Акшов һәм Абдулла Сайдаралиевка бирелде. Ә инде икенче номинациядә беренче урында Иран, икенче урныда Төркия вәкиле, ә инде өченде урынга Татарстаннан Закиржан Мәхмүтов чыкты.

Нәзифә Кәримова, Мәскәү

XS
SM
MD
LG