Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:15

Мәскәүдә 120 мөселманга ифтар ашы


Мәскәүнең милли мәдәни үзәгендә уздырырылган ифтар кичәсендә мөнәҗәтләр дә, әлбәттән Корьән сүрәләре дә яңгырады. Мәдәни үзәк һәм хәләл ризыклар җитештерүче «Сафа» ширкәте ярдәмендә уздырылган ифтар кичәсендә 120дән артык кеше катнашты. Биредә академик Роберт Нигматуллин, 6 тапкыр дөнья чемпионы Гайнан Саитхуҗин, генерал Рәсим Акчурин, профессор Абдулхан Әхтәмҗан кебек танылган милләттәшләр дә, шулай ук, фәндә үз юнәлешләрен әле генә башлаган югары уку йортлары шәкертләре дә бар иде.

Ифтар ашында исерткеч эчемлек булмавына уңай бәя биргән академик Роберт Нигматуллинның сүзләренә дә шаккатырга түгел, чөнки ул мондый мәҗлесләрдә беренче тапкыр гына икән. Һәм ул бу очрашудан бик кәнәгать калганлыгын белдерде.

Академик Роберт Нигматуллин белән бер табында утырган «Халыклар дуслыгы» институты студентлары да бу очрашуга бик шат. Галимнәр безнең өчен үрнәк, ди алар. Шуларның берсе Рамил, ул инде уразаны өченче ел тотам, дип белдерде.

Татарстанның Русия Федерациясендәге вәкәләтле вәкил урынбасары Алмаз Фәйзуллин мондый очрашулар безнең мөселманлыкны да татарлыкны да исбатлый торган чара диде.

Шулай итеп, Мәскәүнең мәдәни үзәге Рамазан аеның соңгы көннәрендә милләттәшләр өчен зур табын корып ифтар ашы уздырды. Табында шулай ук дөньяви мәсьәләләр турында да сөйләшүләр булды.

Нәзифә Кәримова, Мәскәү

XS
SM
MD
LG