Accessibility links

Кайнар хәбәр

“ТНВ” телевидениесендә Омски татарлары турында тапшыру булачак


Шушы көннәрдә генә Омскида Татарстаннан “Халкым минем” тапшыруын әзерләүче иҗат төркеме булып китте. Мәгълүм булганча әлеге тапшыру Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдиме белән “Татарстан яңа гасыр” телерадио ширкәтендә барлыкка килде. Тапшыруның максатын мөхәррир, автор һәм алып баручы Ләйсәнә Садретдинова болай аңлата: “Бөтен дөньяда яшәүче татарларны күрсәтү, аларның, яшәешен яктырту, гади халыкның көндәлек тормышы, аның фольклоры гореф-гадәтләре һәм инде әлбәттә теле. Ул матур итеп яшәүче халыкны күрсәтү”

Әйтергә кирәк, “Халкым минем” программасы кысаларында Мәскәү, Санкт-Петербург, Усински, Пенза һәм башка кайбер төбәкләрдә яшәүче татарлар турында тапшырулар инде эшләнде. Омски “Татарстан яңа гасыр” телерадио ширкәте хезмәткәрләре килеп җиткән 16-нчы өлкә. Әлеге иҗат төркеме Омскида татар милли-мәдәни мөхтәрияте әгъзаләре белән очрашты, өлкә татарлары өчен нәшер ителә торган “Татар дөньясы” гәзите һәм “Иртыш” дәүләт телерадио ширкәтендә чыга торган “Сәлам” радиотапшыруы редакцияләренең эшләре белән танышты, “Умырзая” фольклор ансамбленең репитициясендә, “Өмет” балалар студиясенең татар теле дәресендә, кул эшләре түгәрәгендә булды, татарларга һәрдаим ярдәм күрсәтеп торучы, “Енисей” корпорациясе президенты, милләтпәрвәр эшмәкәр Тамир Алимбаев һәм кайбер татар галимнәре белән очрашты. “Халкым минем” тапшыруын әзерләүчеләр Омскиның Җәмигъ мәчетендә дә булдылар, дин кардәшләребез белән аралаштылар.

Татарстан телевидениесе хезмәткәрләре Омски өлкәсендә Большеречье районының Үләнкүл авылында да булып кайттылар. Анда алар җирле халык белән таныштылар, авыл хакимиятендә, мәктәптә, музейда, балалар бакчасында, татар үзәгендә булдылар. Казан кунакларын авылның өлкән яшьтәге кул эшләре остасы, ялдагы укытучы Мәнвия апа Шихованың эшләре кызыксындырды.

Ләйсәнә ханым һәрбер төбәктә яшәүче татарларның үзләренә күрә бер үзенчәлеге булуын ассызыклады һәм Омски ягында яшәүче татарларның үзгәлеге турында да сөйләп үтте.

“Татарстан яңа гасыр” телевидениесенең “Халкым минем” программасы кысаларында Омски татарлары турында ярты сәгатьлек тапшыру әзерләнәчәк, һәм андый тапшырулар киләчәктә телевидение фондында сакланачак.

Розалия Сайганова, Омски

XS
SM
MD
LG