Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда иминлекне арттыру мәсьәләләре Мәскәүдә тикшерелә


Русия президенты Владимир Путин кече һәм урта ераклыктагы ракеталарны юк итү турында Русия- Америка килешүенә башка илләр дә кушылырга тиеш, дигән фикерен әйтте.

Ново-Огареводагы эш урынында Америка Кушма Штатлары дәүләт секретаре Кондолиза Райс һәм Пентагон башлыгы Роберт Гейтсны кабул итеп, В. Путин башка илләр үз коралларын камилләштергән бер вакытта Русиягә 20 ел элек төзелгән килешү кысаларында калу читен, дип билгеләде.

Кондолиза Райс белән Роберт Гейтс Мәскәүгә, стратегик тотрыклылык мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен, килде.

Сөйләшүләрдә төп игътибар Америка Кушма Штатларының үзенең ракетага каршы саклану корылмаларын Көнчыгыш Европада урнаштыру ниятләренә юнәлтелә.
XS
SM
MD
LG