Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Борис Немцовның китапларын яндырдылар


Мәскәү үзәгендә бүген “Яшьләр Русия өчен” хәрәкәте вәкилләре “Уң көчләр берлеге” әгъзасы Борис Немцовның “Исповедь бунтаря” дип исемләнгән китапларын яндырдылар.

Фирканең сәяси шурасы президиумы сәркәтибе Борис Надеждин белдерүенчә, бу гамәл президент тарафдарларының үзләре Русия дошманнары дип исәпләгән кешеләргә карата бер кисәтү чарасы булды.

Аның сүзләренчә, “Уң көчләр берлеге” әгъзасы китапларын яндыру Путинның хезмәтчәннәрнең бер өлеше өчен Аллага әйләнүен күрсәтә, алар аның өчен теләсә нәрсәгә әзер.
XS
SM
MD
LG