Accessibility links

Сербия Ратко Младич өчен миллион евро ышандыра


Босния сербларының элекке генералы Ратко Младичның кайдалыгы турында мәгълүмат бирүчегә Сербия хакимиятләре 1 миллион евро акча вәгъдә итә.

Сербиянең дәүләт иминлеге шурасының әлеге карары хакында бүген бәян ителде.

Кешечелеккә каршы җинаятьләрдә гаепләнүче төп кешеләрнең берсе булган Младичны Элекке Югославия буенча Гаага мәхкәмәсенә тапшыру Европа берлегенең шарты булып тора. Бу шартны үтәсә генә, Белградның Европа берлеге белән мөнәсәбәтләре турында сөйләшүләр башларга була, дип таләп ителә.
XS
SM
MD
LG