Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры мюзикл да куячак


Күз алдыгызга китереп карагыз әле, Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында швед- фин- татар мюзиклы бара. Ә аңа билетлар ярты ел алдан ук сатылып беткән. Әлегә бу Камал тетары җитәкчелегенең хыялы һәм теләге генә. “Мюзикл гомумән бик авыр әйбер. Чөнки анда таләпләр шундый: биергә дә кирәк, җырларга да, шул ук вакытта ниндидер образлар тудырырга кирәк”,- ди театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. “Нәкъ менә шушы “Спин” исемле әсәр халыкара мюзикл белән театрның киләсе елда булачак, 103 нче сезонын ачачакбыз”,- диде мәтбугат очрашуында баш режиссер. Бу хакта ул 18 нче үктәбердә булачак яңа сезонны башлау уңаеннан үткәрелгән мәтбугат очрашуында әйтте. Мюзикл, бигрәк тә халыкара күренекле иҗатчылар катнашканда, күп акча сорый торган әйбер. “Финанс ягыннан карарбыз. Минемчә, хәзерге тамашачыга күбрәк яңалыклар кирәк. Яңа алымнар кирәк. Чөнки, мәгълүмат күп. Минемчә, безнең тамашачының да таләпләре үскән. Ул кызык булачак, тамашачыны китерәчәк”,- ди Фәрит Бикчәтәев.

Тамашачыны театрга китерү Татарстандагы күпләгән әлеге сәнгать оешмаларының иң авырткан җире. Камал театры мөдире Шамил Закиров сүзләренчә, элекке елларда район үзәкләренә чыгу бернинди проблема булмаса, хәзер мисал өчен Актаныш район мәдәният йортына билетларыңны калдырып китсәң, аның сатылмавын көт тә тор. Чөнки һәркемнең өендә ДВД, телевидениядә төрле сериаллар бара. Халыкның акча түләп театр карыйсы килми. Театр җитәкчелеге бер яктан халыкның рухый зәвыгы төшә дип борчылса, икенче яктан көндәшләр эстрада концертлары, бик күп ачылган кинотеатрлар да тискәре яктан үз өлешен кертә тора.

“Халыкны театрга китерүдә реклама да зур роль уйный”,- ди Камал театрының реклама бүлеге башлыгы Инсаф Хәмитов. “Кайда гына гастрольгә йорсәк тә безнең төп эш урыныбыз Казан шәһәре. Башкалабызда шактый зур проблемалар. Казанда яшәгәннәр, кунаклар тамаша афишаларының нинди хәлдә булуын беләләрдер. Алар кыргыйларча ябыштырылган. Көн саен эшләп торган театрларның афишалары бер кемгә дә кирәкми”,- ди театрның реклама бүлеге башлыгы.

Тамашачыны театрга китерү мәсьәләсенә әсәрләре төрле театрларда уйнала башлаган һәм 2007 елның “Яңа татар пьессасы” бәйгесендә җиңгән яшь драматург Илгиз Зәйниевнең үз карашы бар. “Театрга халык җәлеп итү авыр, чөнки аларга хәзер башка мөмкинлекләр дә күп. Циркка, концертка, кинога барырга мөмкин. Шуның өчен сыйфатлы әсәрләр язарга, аларны сыйфатлы итеп куярга кирәк. Әлбәттә актерлар уены әйбәт булырга тиеш. Сыйфат белән җиңсәң генә, минемчә”,- ди Илгиз Зәйниев. Нәкъ менә 7 ноябрьдә озак еллар Камал театрының баш режиссеры булган күренекле шәхес Марсель Сәлимҗановны искә алу көнендә Илгиз Зәйниевнең яңа әсәре- “Суган чәчәге” драмасының премьерасы булачак. Гадәттәгечә театр яңа сезонын татар мирасы, ягъни классикасы белән башлый. Кәрим Тинчуринның тууына 2007 елда 120 ел тулганга аның “Зәңгәр шәле” уйналачак.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG