Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:30

Днепропетровскидагы фаҗига корбаннары арта


Днепропетровскидагы 10 катлы йортта булган көнкүреш куллануы газы шартлавы корбаннары саны арта. Соңгы мәгълүматларга күрә, сигез кешенең гомере өзелгән, егермедән артык кеше төрле дәрәҗә җәрәхәтләр алган. Өч кешене хәрабәләр астыннан исән чыгара алганнар.

Шартлау бүген иртән булган. Йортның түбәсе чыгып очкан, ике подьезд җимерелгән. Күршедәге йортлар да зыян күргән.

Кырыйдагы өйләрдә яшәүчеләр сүзләренчә, көнкүреш газына бәйле проблемалар кичә үк килеп чыккан. Бүген иртән, югары басымны киметү өчен, газ бирүне яба башлаганда, шартлау хасил булган.

XS
SM
MD
LG