Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранның баш аятолласы Якын Көнчыгышка багышланган җыенга каршы


Иранның югары дини башлыгы мөселман илләрен Якын көнчыгыш мәсьәләләренә багышланган киңәшмәгә каршы чыгарга өнди. Ул җыенны Америка Кушма Штатлары ноябрь аенда үткәрергә әзерләнә.

Киңәшмәдә Израиль белән күрше булачак Фәләстин дәүләтен төзү мөмкинлекләрен тикшерергә җыеналар. Иранның югары дини җитәкчесе, аятолла Али Хәменеи:”Фәләстиннәр үзләре бу киңәшмәне бер алдакчылык кына дип исәпләп, анда катнашудан баш тартканда, башка мөселман илләре анда ничек катнашырга уйлый икән”, - дип аптыравын белдерде.

1979 елгы Ислам инкыйлабыннан бирле хәзергәчә Иран Израиль дәүләтен танудан баш тартып килә.
XS
SM
MD
LG