Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “ак” генералларга һәйкәл куюга каршылык җыены үтте


Мәскәүдә, икенче дөнья сугышы вакытында гитлер Германиясе ягында сугышкан “ак” генералларга һәйкәлне яңадан куюга каршылык җыены үтте.

Ризасызлык чарасында “Оборона”, “Мы”, “Трудовая Россия”, “Яблоко” яшьләр хәрәкәте һәм башка оешмалар вәкилләре катнашты.

Монда сүз “Сокол” метросы янындагы гыйбадәтханә биләмәсендә 1994 елда урнаштырылган истәлек ташы турында бара. Аны бу елның Җиңү бәйрәме көне алдыннан билгесез кешеләр җимергән иде.
XS
SM
MD
LG