Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевтә Украина башкүтәрүчеләр армиясен ярлыкауга бәйле урам җыеннары үтте


Киевтә бүген Украина башкүтәрүчеләр армиясен ярлыкауны яклаучылар һәм моңа каршы булучылар урам җыеннары оештырды.

Украина башкүтәрүчеләр армиясен төзүгә 65 ел тулу уңаеннан җыеннарны кайбер уң фиркаләр һәм хәрәкәтләр, шул исәптән Украина милләтчеләре конгрессы да үткәрә. Чарага Украина президенты Виктор Ющенко да фатыйха бирде.

Украина башкүтәрүчеләр армиясе сугышчыларын ярлыкауга илнең Прогрессив социалистик фиркасе, “Киев Русе” иҗтимагый оешмасы һәм коммунистлар каршы чыга. Аларның милиция белән эләгешүләре һәм берничә кешенең тоткарлануы турында хәбәр ителә.

Украина башкүтәрүчеләр армиясе совет армиясе белән дә, шулай ук нацистлар белән дә көрәшкән.
XS
SM
MD
LG