Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кондолиза Райс Якын Көнчыгышка эш сәфәрен башлады


Америка Кушма Штатлары дәүләт секретаре Кондолиза Райс Израильгә килде һәм беренче булып саклану министры Эхуд Барак белән очрашты.

Кондолиза Райс шулай ук Израиль премьер-министры Эхуд Олмерт белән дә очраша. Аннан соң ул, Фәләстин җитәкчелеге белән очрашу өчен, Иорданның көнбатыш төбәгенә бара.

Кондолиза Райс Якын Көнчыгышка, Израиль-Фәләстин мөнәсәбәтләрен көйләүгә багышланган халыкара киңәшмәне әзерләү максатында, килде. Ул киңәшмә ноябрь аенда Америка Кушма Штатларында үтәргә тиеш.

Америка Кушма Штатлары дәүләт секретаре, әлегә Израиль белән Фәләстин арасында җитди фикер аерымлыклары булу сәбәпле, үзенең шушы сәфәрендәге сөйләшүләрдә әлләни алга китеп булмас, дип искәртте.
XS
SM
MD
LG