Accessibility links

Ингушетиядә бер гаиләгә һөҗүмдә ике кеше үлгән


Ингушетиянең Караболак шәһәрендә бер гаиләгә һөҗүм ясалган. Нәтиҗәдә ике кеше атып үтерелгән, икесе авыр яраланган.

Хокук саклау оешмалары вәкилләре хәбәр итүенчә, билгесез кешеләр бер йортка басып керә һәм андагы дүрт кешегә автоматлардан ут ача. Әле һөҗүм итүчеләрне эзләү бара.

Караболакта август ае азагында бер укытучы ханымның гаиләсенә дә һөҗүм булган иде. Анда укытучы үзе исән калды, ләкин гаилә әгъзаларының гомере өзелде.

Шундый ук тагын бер җинаять июль аенда Орджоникидзе станицасында да булган иде. Ул чакта да билгесез кешеләр укытучы ханымны һәм аның балаларын атып үтерде.
XS
SM
MD
LG