Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:59

Санкт-Петербургта террор гамәле кисәтелде


Санкт-Петербургтагы «Рокс-Клуб»та булган гадәттән тыш хәлне тикшерү эшләре дәвам итә. Анда якшәмбегә каршы төндә чак кына шартлау булмый калды.

Клубта Швециядән килгән сәнгатькәрләр төркеме чыгыш ясаганда, кемдер төтен чыгарып торган букчаны сәхнәгә ыргыта. Клуб хезмәткәрләре аны су сибеп сүндерә һәм тиз арада урамга чыгарып ташлый.

Соңрак саперлар букча эчендә төтен чыгаручы җайланма, 200 грамм чамасы шартлаткыч һәм зыян көчен арттыру өчен салынган тимер-томырлар китереп чыгара. Хәзер бу вакыйгага карата җинаять эше ачылган.

XS
SM
MD
LG