Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Русиянең Европа белән мөнәсәбәтләре сайлаулардан соң үзгәрмиячәк


Висбаден – Русия президенты Владимир Путин, Мәскәүнең Берлин һәм бар Европа белән мөнәсәбәтләре киләсе парламент һәм президент сайлауларыннан соң да үзгәрмиячәк, дип белдерде.

Германиянең Висбаден шәһәрендә үткән Германия-Русия икътисад җыенында ясаган чыгышында Путин, "иманым камил, Русиянең яңарган хакимияте Германия һәм Европа белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәк",- диде.

Германия канцлеры Ангела Меркель, үз нәүбәтендә, дөньякүләм мәсьәләләрне хәл иткәндә, Путинны, Европа белән тыгызрак хезмәттәшлек итергә чакырды.
XS
SM
MD
LG