Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин янауларга карамастан Иранга бара


Висбаден – Русия президенты Владимир Путин, янаулар турындагы хәбәрләргә карамастан, Иранга барачагын белдерде.

Русиянең мәгълмәт чаралары, махсус хезмәтләрдәге чыганакларга таянып, Иранга булачак сәфәре вакытында Путинга каршы интихар һөҗүм әзерләнүе турында хәбәр иткән иде.

Германиянең Висбаден шәһәрендә Германия-Русия икътисад җыеныннан соң үткән матбугат очрашуында Путин, "аның ише хәбәрләрне тыңлап яшәсәң, миңа өйдә генә утырыга кирәк" дип әйтте.
XS
SM
MD
LG