Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:39

Казанда да Октоберфест бәйрәме үтте


Казанда да Германиянең Бавария якларында бик мәшһүр булган Октоберфест бәйрәмен үткәрделәр. Бу бәйрәм хәзер ипләп кенә дөньяның төрле кыйтгаларына тарала. Тарихына килгәндә исә, 1810 нчы елның 12 үктәберендә патша Людвиг беренченең өйләнү көнен Мюнхен болынында 5 көн бәйрәм итәләр. Укчылар һәм көйчеләр чыгышы белән аралашып барган бу бәйрәмне ел да үткәрергә карар итәләр. Ә 1896 нчы елдан башлап бу бәйрәмгә сыра да алып чыга башлыйлар. Шулай ук бу бәйрәм көзге эшләр бетү уңаеннан уңыш бәйрәме буларак үткәрелә, дип әйтүчеләр дә бар.

“Һәр халыкның үзенең бәйрәме булса да, алар үзара ничектер бәйләнгән кебек. Чуашлар бик борынгыдан үзләренең сыраларын ясыйлар һәм сыра яраталар”,- ди Октоберфест бәйрәменә килгән чуаш егете Леонид. Бу чарада чын немецлар бармак белән санарлык иде. Күбесе Германиягә күптән китеп бетте инде, диде миңа оештыручылар. Ә менә Леонид әйткәндәй төрле халык бәйрәмнәренең уртаклыгына килгәндә исә, Германиянең Мюнхен шәһәре янында бик зурлап үткәрелә торган бу бәйрәм элекке заманнарда ат чабышлары белән төгәлләнгән. Татар Сабантуе диярсең…

Казандагы Октоберфест бәйрәмендә күпчелеге немец телен өйрәнүче яшьләр иде. “Миңа телләр өйрәнү ошый. Татарча, русча, немецча, инглизчә, грекча беләм. Иң яратып өйрәнә торган телем немец теле. Миңа аның яңгырашы ошый. Җырлары ошый”,- ди өстенә немец кызларының милли киемен кигән Юлиана. Ул Татар дәүләт һуманитар университетның соңгы курсында укый. Шул ук вакытта икътисадчы белгечлеге дә ала. Бетергәч Русиядәге Герамания ширкәтләренең берсенә эшкә урнашырга тели. Алман егете миңа кияүгә чык, дип тәкъдим ясаса дигән сорауга ул: “Юк чыкмас идем. Мин барыбер ватанпәрвар булып калам. Татар егетләрен яхшырак күрәм. Милли хисләр, безнең дин миңа үземә якынырак”,- ди Юлиана. Күп телләр өйрәнүнең файдасыннан башка бер генә зыяны да юк, дип өстәде ул.

“Безнең яшьләр клубы бу бәйрәмне 3- нче ел рәттән үткәрә. Яшьләрнең иң яраткан бәйрәмнәренең берсенә әйләнеп бара. Быел керү түләүле булуга карамастан, килүчеләрнең күплегенә без бик шат”,- ди клуб рәисе Марта Галицкая. Бу чарадан кала “Энҗе муенса” дип аталган клубта атна саен немец телендә кинолар карыйлар һәм шулай ук җомга көннәрендә немец телендә аралашу клубына җыелалар. Үзләренең бию төркеме, театрлары бар.

Алман йорты Казанның Ирек мәйданыннан ерак булмаган Лютеран чиркәвенә урнашкан. Үз вакытында аңа Екатерина икенче нигез ташы салган булган. “Казанның 1000 еллыгы уңаеннан тышкы ягын төзекләндерергә акча биргәннәр иде, ә эче исә ничек эш башланган булса, шул килеш тора, финанс ярдәмен оныттылар”,- ди Марта Галицкая.

Октоберфест бәйрәмендә Германиядән килгән Михаило да бар иде. Ул бу бәйрәмне Германиянең бөтен җирендә дә түгел, бары тик Бавариядә генә бик зурлап үткәрәләр”,- диде. Татарстан башкаласын: “Бик Европалашкан шәһәр”,- дип атады. Бу бәйрәм вакытында ул Октоберфест турында сорау- җавап бәйгесе үткәрде. Чит ил кунагы Казанны нык Европалашкан шәһәр буларак таныса, монда туган- үскән, әтисе немец, әнисе урыс милләтеннән булган Сергей Диц: “Бүгенге шартларда биредә үзеңнең асылыңны саклау бик авыр”,- ди. “Мин Казандагы югары уку йортларның берсендә укытучы булып эшлим. Студентлар арасында татарлар күп булуга карамастан, барыбер алар үзара урысча сөйләшә. Монда Татарстан җирендә милли үзенчәлек югала баргач, немецлар турында әйтеп тә торасы юк”,- ди Диц. Аның сүзләренчә, Русиядә калган немецларга әйдәгез барыбыз бергә җыелып берәр җиргә барып төпләнеп, анда милли үзенчәлекләребезне торгызып үзебезчә яшик, дип әйтсәләр, берсе дә риза булмас иде. “Шуңа күрә, безнең буынга туры килгән ачы язмыштыр бу. Күпмедер дәрәҗәдә моңа үзебез дә гаепле”,- ди Диц. Немец йортында алар бу юлы да чын алман сырасы эчмәсәләр дә, үзара сөйләшкәндә урысча гәпләшсәләр дә, немец халык җырлары җырлап, биюләрен биеп, төрле бәйге, уеннар оештырып Казан Октоберфестын менә 3- нче тапкыр оештырдылар.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG