Accessibility links

Кайнар хәбәр

Днепропетровскидагы йорт шартлау корбаннары арта


Днепропетровскидагы 10 катлы йортта булган көнкүреш куллануы газы шартлавының корбаннары арта. Украина Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, җимерелгән йорт хәрабәләре астыннан тагын бер кешенең гәүдәсе чыгарылган. Шулай итеп, соңгы мәгълүматларга күрә, 15 кешенең гомере өзелгән. 10 кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Төрле яралар алган 17 кеше хастаханәләрдә ята. Шартлау шимбә иртән булган иде. Аның сәбәбен газ бүлү үзәгендәге төзексезлектән күрәләр. Әле һәлакәт булган урында коткару эшләре дәвам итә. Бүген мәрхүмнәрнең кайберләрен соңгы юлга озату мәрәсиме үтте.
XS
SM
MD
LG