Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Хөкүмәте бәяләрне тотып тора алмый


Сентябрьдә Русиядә күп кенә азык-төлеккә бәяләр арту халыкка аяз көнне яшен суккандай булды. Әгәр элек бәяләр күтәрелер алдыннан ниндидер сүзләр йөрсә, бу юлы барысы да тавыш-тынсыз гына эшләнде. Русия Дәүләт Думасына сайлаулар булыр алдыннан Хөкүмәтнең мондый юлга баруы күпләрне гаҗәпкә калдырды. Азык-төлеккә бәяләрнең шулай кискен рәвештә һәм күпкә артуы инде шактыйдан күзәтелгәне юк иде. Русия Хөкүмәте килеп туган хәлдә өре сәүдә үзәкләрен гаепли. Имеш, алар үзара сөйләшеп бәяләрне билгеләп куйганнар. Бәяләр икмәккә, сөт ризыкларына, аеруча сыек майга нык күтәрелде. “Ватаным Татарстан” гәҗитенең икътисад һәм махсус проектлар бүлеге мөхәррире Илсөяр Хәйруллина:

Быел үзебездә шундый зур уңыш җыеп алынуына карамастан бәяләр артты. Бу Хөкүмәтнең ил икътисадын кулда тота алмавы белән бәйледер.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов:

Сөт ризыкларына 11 проценттан хәтта 42 процентка бәяләр үсте. Төп сәбәп Евросоюз илләрендә сөт җитештерү ширкатьләренә дотация бирүне туктаттылар. Европа илләрендә шушы үткән 1,5 айда сөт ризыкларына бәя шулай ук 2 мәртәбә күтәрелде. Инде аларның продукциясен безнең илгә чыгару тукталды. Ә бездәге өре компанияләр үзләре Русия сөт ризыкларын чит илгә чыгару белән мәшгуль. Гомумән дөнья күләмендә азык-төлеккә сорау арта бара.

Министр Марат Әхмәтов киләчәктә азык-төлеккә бәләр артмаячак дип ышандырмый. Бу хакта “Ватаным Татарстан” гәҗитенең икътисад һәм махсус проектлар бүлеге мөхәррире Илсөяр Хәйруллина:

Сайлау алдыннан мондый хәлләрне булдырмаска, тавыш чыгармаска тырышалар. Ләкин безнең Русиядә бүген дефолт булмый дип әйтсәләр дә, икенче көнне булып куярга мөмкин. Шуңа халыкта ышаныч юк.

Илсөяр Хәйруллина әйтүенчә, килеп туган хәл чит илдәге икътисади кризислар белән дә нык бәйле икән. Чөнки кризис нәтиҗәсендә, чит ил банкларыннан Русия банкларына керә торган акча кимегән, шул ук вакытта Русиялеләрнең дә киредит кайтарулары авырая бара икән. Илсөяр Хәйруллина:

Безнең халыкның кредитны кире кайтарып бирү мөмкинлеге бик нык кимеде һәм ул азык-төлеккә һәм торакка түләү бәяләренең күпкә артуы, ә хезмәт хакының шул килеш калуы белән. 15-20 процентка арту зур сан. Халыкның да, Хөкүмәтнең дә дулкынлануы сизелә.

“Ватаным Татарстан” гәҗитенең икътисад һәм махсус проектлар бүлеге мөхәррире Илсөяр Хәйруллина әйтүенчә, хәзер банклар кредит алырга теләүчеләрнең мөмкинлекләрен ныграк тикшерә башлаган. Шул ук вакытта банклар әлегә артык шау-шу тудырмаска тырыша.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG