Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда – пикет, Түбән Камада – митинг


Алабуга ТИҮе хәтер көнен 17 октябрь чәршәмбе көнгә калдырган. Сөйләшү барышында Алабуга ТИҮе рәисе Рәфыйкь Мәхмүдов әлеге күренешне болай аңлатты:

“Без чәршәмбе көнне, мәчеттән олы кешеләрне, татар гимназиясеннән балаларны автобуска утыртып Ак Мәчет янына алып барабыз һәм Казанны яклап шәһит киткәннәрне искә алабыз. Ни өчен 17нче октябрьгә калдырдык? Чөнки Ак Мәчет тарихи урын һәм ул шәһәрдән шактый ерак. Моңа кадәр анда бару өчен транспорт юллау кыен булды, диде, Р.Мәхмүдов.

Чаллыда хәтер көне пикет формасында үтте һәм анда якынча 50-60 кеше катнашты. Милли хәрәкәт вәкилләре күтәреп чыккан шигарьләрнең эчтәлекләре мондый

- 1552 елдан бирле татар хокукларын кысу дәвам итә.

- Татар – төрек лицейларын тикшерү туктатылсын.

- Мәктәпләрдә христиан диненә урын юк.

- Урыс милләтчелегенә - ЮК, диябез.

Тагын бер шигарьне – “Татар дәүләтлеген торгызу-олы максат”- дигәнен, З.Әһлиуллин һәм И.Шәйхетдинов күтәргән иде. Аларга “Азатлык” хәбәрчесе мондый сорауны бирде – Татар дәүләтен торгызу чынбарлыкка ашарлыкмы? З.Әһлиуллин, “Юлдаш” клубы рәисе:

“Без автоном республика булганга гына дәүләт ала алмадык. Союздаш статуслы кыргызлар, казахлар әлләни көрәшмичә генә дәүләтле булды. Алга таба Ауропа, Төрки, Кытай көчәйсә, урыс империясе таркалыр, дип уйлыйм. Шул чакта без үз дәүләтебезнне алырбыз. Шуңарчы халык булып саклану зарур.

И. Шәйхетдинов, татар яшьләре берлеге рәисе урынбасары:

“Өмет бар, ләкин аны торгызу механизмнары әлегә анык билгеле түгел.

Хәтер көнендә катнашучы берничә кешедән халыкның җыелуы рәвеше белән кызыксынам. Г.Дәүләтов, Равил Сабиров, Т.Әхмәдишин фикерләре:

- Кеше аз килгән. Күбесе бәрәңге, ипи, колбаса турында уйлый.

- Мин халык күбрәк килер дип уйлаган идем. Казанда, Чаллылар катнашындагы зур митинглар искә төште. Бүген бик күңелсез.

- Тоталитлар режим заманында халыкның шушы күләмдә киүенә дә риза. Шигарьләр көчле язылган. Үтеп йөрүче татар халкы безне яклый.

Ә менә Т. Кама шәһәрендә хәтер көне митинг формасында уза һәм анда белдерү дә кабул ителә. Белдерүнең эчтәлеген Т.Кама ТИҮ рәисе Хәлил Аюпов “Азатлык”ка бәян итте:

- Хәтер көне дәүләт югарылыгында узсын.

- Казанны яклап шәһит киткәннәргә - һәйкәл.

- Татар теле Татарстанда рус теле дәрәҗәсендә булсын.

- Хәкимияттә эшләүчеләр татар телен белергә тиеш. Бу уңайдан канун кабул ителсен.

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG