Самар өлкәсендә быелгы уракка йомгаклар ясалды. Журналистлар белән очрашуда өлкәнең авыл хуҗалыгы министры Александр Румянцев түбәндәге саннарны китерде.
Быел бөртекле культуралар 990 мең гектар җирне биләгән булган, ә узган ел бу мәйдан 99 мең гектарга күбрәк булган. Узган елны чәчүләрнең 9%-ы һава шартлары начар булу сәбәпле, уңыш бирмәгән булса, быел бу мәйданнарның 15%-на зарар китергән. Шуңа да карамастан быел 1 млн 400 мең тонна ашлык җыелган, былтыр җыелган ашлык 150 мең тоннага кимрәк булган. Быел гектарыннан 14 ц уңыш җыелган.
Быел август – сентябрь айларында коры, эссе һава сакланды, шуңа да планлаштырылган көзге чәчүнең тик 30%-ы гына башкарылган. Хуҗалыкларның 19%-ы керемсез эшләгән.
Шамил Баһаутдин, Самар