Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер өлкәсендә Чехия төзеткән пыяла заводы ачылды


Завод тиз арада калкып чыкты, чөнки аның һәр объекты сыйфатлы эше белән сыналган җирле төзүче эшмәкәрләргә булеп бирелгән иде.

Аны ачу тантанасында беренче булып чыгыш ясаган өлкә башлыгы Сергей Морозов өлкә икътисадының җанлана баруын ассызыклады. Инвестицияләр буенча 2006-елда өлкәбез Федераль округта 2-нче, ил буенча 12-нче урында иде, быел да шулай дәвам итә. Әйтик, 8 айда гына 30 миллиард рубльгә якын инвестиция кертелде.

Заманча иң зур ширкатьләрдән берсенең Ульянда төзелүе дә шуны раслый. Чехлардан үрнәк алып, алманнар, французлар, хәтта инглизләр һәм американнар да килә башладылар. Бүген Ульян өлкәсе инвестицияләр өчен бик яхшы урын, һәм безнең чит илләр партнерлары моны аңлыйлар, беләләр.

Морозов шулай ук чехларның, пыяла белән генә чикләнмичә, автомобиль төзелешен инвестицияләү нияте турында сүз тотты.

Сергей Морозовтан соң, Чехинең Русиядәге илчесе Мирослав Костелька чыгыш ясады. Ике ел элек Чехия илчелегендә Ульян өлкәсе үзен күрсәтте. Шунда Морозов белән таныштык һәм аның белән эш алып бару мөмкинлегенә инандык, диде ул.

Бөтен дөньяда данлыклы чех пыяласын аракы өчен куллану дөрес булырмы соң? – дигән сорауга ул менә ни диде: Әгәр аракы яки ликер югары сыйфатлы икән, аның шешәләре дә тәңгәл булырга тиеш.

“Чех пыяласы” дигән төшенчә “югары сыйфат” дигәнне аңлата. Моның сәбәбе нәрсәдә? – дигән сорауга кредитлар страховкасы оешмасы директоры Мартин Дюрень җавабы: Сүз чех пыяласы турында түгел – шундый пыяла ясарга сәләтле югары сыйфатлы машиналар турында гына бара ала.

Төзелешнең төп инвесторы банкир Петр Голичка пыяла заводы өчен нәкъ Ульян өлкәсен сайлауны биредәге комның югары сыйфатлы булуы белән аңлатты. Монда хаклык та бардыр: совет чорында гөрләп эшләгән Туймазы фарфор заводы да шушы Красный Гуляйнең күршесе Силикатный касабасы комын ташый иде бит Башкортостанга. Рәсми чыгышлардан соң зур фуршет тәкъдим ителде. Анда төзелештә катнашкан барча халыкка да урын табылды. Төзүчеләрнең берсе, Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылы егете Рифкать Иматдинов олуг шатлыгы белән уртаклашты.

- Эш юк иде бит. Чехларга зур рәхмәт инде.

- Ә нигә соң туган якларыгызны ташлап, бирегә килер урнаштыгыз?

- Совет чорында Татарстанда эш юк иде. Ә монда күп эшчеләр кирәк иде. Килдек инде, акча артыннан. Үзебезнең Чүпрәле якларындагы ачлыктан качып. Ә яңа заманалар килгәч, биредә дә эшсез калган идек, менә шөкер хәзер…

Әйе, монысы гадәти күренеш. Сембер өлкәсенең барча ясалма авыллары да Татарстан белән Чуашстанның татар-чуашын суырып алды. Совет чорында авыл төзелеше өчен нәкъ биредә олуг эре панельле йортлар төзелеше комбинаты ачылган. Югыйсә, аңа кадәр Красный Гуляй кечкенә бер тимерьюл стансасы гына иде. Бу стансаның исеме дә гыйбрәтле. 1918-елда язучы Серафимовичның “Тимер ташкын” китабына ышансаң, “Тимер дивизия”, ә халык телендә Кыргый дивизия исемнә лаек булган Гай Бжишкянц гаскәрләре Сембер каласын акгвардичеләрдән “коткаргач”, губернада кызыллар хакимлеге урнаша. Ә бу урында бары тик аучылар өчен кунып китү урыны була. Акларны җиңгән кызыллар, тирә-яктагы авылларны талап, шушы аучы йортында айлар буе гүләйт итәләр. Исеме шуннан: кызыллар гүләйт иткән урын. 1943-елда, Сталинград – Казан тимерьюлы төзегәндә, биредә шундый исемле тукталыш ясала. Һәм шул кызылларның гүләйт иткән урыны ялкаулар оясы булып кала да. Татар-чуаш бирегә - төзелешкә агылганчы...

Бүгеннәргә кайтсак, завод ачу тантанасын көн буе, диярлек, җирле үзешчәннәр бизәделәр. Анда Сенгилей, ягъни ИСӘНГАЛИ районының барча үзешчәннәре дә катнаштылар.

Айрат Ибраһим, Сембер

XS
SM
MD
LG