Бәйрәм көннәрендә Уфада зур спорт чаралары узды. Яңа төзелгән Арена исемле сарайда билбауда көрәш буенча дөнья беренчелеге узды. Анда Башкортстан спортчылары Русия төркеменә керми аерым катнаштылар. Русия спортчылары - 8, Башкортстанныкылар 4 алтын медаль яулады. Аларны тәбрикләгәндә Башкортстан гимны яңгырады. Башкортстан байрагын күтәрделәр.
Акбузат ипподромында 14нче бөтенрусия ат чабышлары узды. Анда төркемнәр арасында беренчелекне Башкортстан спортчылары яулады, икенче урында — Татарстан, өченче урында Пермь спортчылары. Башкортстан Президенты призы 3 миллион сум тәшкил итте. Ә гомум приз фонды 7 миллион сумга җиттте.
Мөнир Вафин, Уфа