Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:11

Төньяк Корея атом корылмаларын бу ел азагына кадәр туктата


Америка Кушма Штатлары дәүләт секретаре ярдәмчесе Кристофер Хилл Төньяк Корея уран баету эшләрен бу ел азагына кадәр туктатачак, дип исәпли.

Сиднейда ясаган чыгышында Хилл, Пхеньян үзе эшкәрткән соңгы 50 килограмм плутонийны белгечләргә тапшыруга ук, Америка Кушма Штатлары Корея Халык Демократик Республикасы белән тынычлык сөйләшүләрен яңадан башлап җибәрәчәк, дип белдерде.

Халыкара икътисади ярдәмгә алмашка, Төньяк Корея үзенең атом программасын туктатырга вәгъдә бирде.

XS
SM
MD
LG