Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:33

Гыйрак җитәкчелеге Төркиянең ниятләрен тикшергән киңәшмә үткәрә


Гыйрак премьер-министры Нури әл Мәлики бүген хөкүмәтнең ашыгыч утырышын үткәрә. Анда Төркиянең Гыйракның төньягында көрд милләтчеләренә каршы һөҗүм итү янавы тикшерелә.

Узган атна азагында Төркия хәрби көчләре Гыйракның төньягындагы берничә авылны утка тоткан. Әмма Әнкара үзе анда көрд гыйсьянчылары ныгытмалары булуы хакында белдерә.

Төркия хакимиятләре ил парламентына Иран Көрдистанында хәрби чаралар үткәрергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG