Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы юл казасында 9 кешенең гомере өзелде


Татарстанда бүген иртән булган юл фаҗигасендә 9 кешенең гомере өзелде. Әлеге коточкыч каза Казан-Ырымбур юлында иртәнге эңгер-меңгердә була. “Скания” йөк машинасы каршы юлга чыгып “Мерседес-Бенц” юлчылар микроавтобусы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, Бөгелмәгә юлланучы автобус эчендәге 9 кешенең гомере өзелә. Төрле дәрәҗә яралар алган тагын 7 кеше хастаханәләргә озатылган.

Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе матбугат үзәге хәбәренә күрә, әлеге фаҗигагә йөк машинасын йөртүче гаепле дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG