Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:38

Каспий буе илләре җитәкчеләре Тәһрандагы җыенда белдерү кабул итте


Каспий буеның биш иле җитәкчеләренең Тәһранда үткән очрашуы йомгаклау белдерүе кабул итү белән тәмамланды. Җыенда катнашучылар Каспий илләре, нинди дә булса өченче илгә төбәктәге башка дәүләткә һөҗүм итү өчен, үз җирен файдалануга рөхсәт итмәскә тиеш, дигән уртак килешүгә иреште.

Иран, Русия, Әзербайҗан, Казакъстан һәм Төрекмәнстан шулай ук бу йомгаклау белдерүендә атом коралын җәелдермәү турындагы килешүне имзалаган илләр тыныч атом энергетикасын үстерү хокукына ия, дигән уртак фикерен дә теркәгән.

Әлеге документ Каспий диңгезенең хокукый статусын билгеләми, әмма җыенда катнашучылар фикеренчә, алар бу бәхәсле мәсьәләдә алга китә алган.

XS
SM
MD
LG