Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә милләтара нәфрәт нигезендә җинаятьләр арта


Быел Русиядә 48 кеше милләтара нәфрәт нигезендә кылынган җинаятьләр корбаны булган. Шундый мәгълүматларны “Сова” аналитика үзәге кеше хокукларын яклаучылары бәян итә.

Шул ук чыганактан күренүенчә, шундый ук җинаятьләрдән гыйнвар аеннан бирле 430 кеше зыян күргән.

Милләтара күралмаучанлык нигезендәге иң күп һөҗүмнәр Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә һәм Санкт-Петербургта теркәлгән.
XS
SM
MD
LG