Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бәхетле” кибетләре Мәскәүдән кала башка төбәкләрдә ачылырмы?


“Бәхетле” сәүдә һәм әзерләп сату ширкәте узган елның нояберендә Мәскәүдә үзенең беренче кибетен ачкан иде. Менә үктәбер ахырында анда тагын бер кибет ачылачак. 2008 нче елның язында 3- нчесе ачылыр дип көтелә.

Казандагы “Бәхетле” кибетләренең берсенең җитәкчесе әйтүенчә, соңгы вакытта гөбәдия белән өчпочмакны күп ала башлаганнар. Башка татар милли ризыклары белән чагыштырганда аларга сорау зуррак икән. Русиянең башка төбәкләреннән килгәннәр “Бәхетле”дә пешкән чәк-чәкне алып китә. Ә менә 26 үктәбердә Мәскәүдәге метроның Пражская тукталышы янында ачыла торган “Бәхетле” кибетендә татар милли ашлары белән беррәттән башкаларныкы да урын алачак. “Шәһәрнең бу өлешендә бик күп әзербәйҗаннар, әрмән, грузиннар яши. Без сорашулар, маркетинг тикшерүләре үткәрдек. Алар безнең ризыклар янына көньяк ризыкларын да өстәүне сорады”,- ди ширкәтнең реклама һәм маркетинг мөдире Игорь Шевелев. Кайда гына кибет ачсак та, ул урынның үзенчәлекләренә зур игътибар бирәбез, ди ул. Шулай итеп, Татарстан “Бәхетле”се Русия башкаласында икенче кибетен ачарга җыена. Ә 2010 елга Мәскәүдәге “Бәхетле” кибетләре 10 га җитергә тиеш. Татарстандагы челтәр дә киңәя. Казан, Чаллы һәм Түбән Камадагы кибетләр алдагы елларда 20 булачак.

“Бәхетле” башка төбәкләргә битарафмы? Әллә тәкъдим көтеп яталармы? Әлеге сорауга Игорь Шевелев: “Тәкъдимнәр шул кадәр күп. Русиянең Европа өлешеннән, Петербурдан, Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал төбәкләреннән дә әйдә ачыйк әле, дип әйтәләр”,- ди. “Әлегә без Мәскәүдәге челтәребезне киңәйтүне иң кулай дип табабыз. Без анда инде бар. Без анда киңәячәкбез. Ә калганнарның тәкъдимнәрен өйрәнәбез генә”,- ди ул.

Русия башкаласыннан кала башка төбәкләрдә ачу өчен “Бәхетле”гә бәлки берәр нәрсә комачаулыйдыр? Бәлки икътисадый, сәяси киртәләр бардыр? “Башка төбәкләрдә ачу өчен безгә бер нәрсә дә комачауламый. Әмма сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп ачарга бик күп белгечләр, аш- су, тәм- том осталары әзерләргә кирәк”,- ди Шевелев. Башка сәүдә нокталары кебек бина алдың да, анда товар китереп саттың рәвеше “Бәхетле” кысаларына бөтенләй сыймый торган әйбер. Чөнки ризыкны әзерләп сатуга алар күберәк әһәмият бирә. Шуңа күрә, кибет ачканда сәүдә мәйданына караганда ике мәртәбә зуррак ризык әзерләү бүлекләре булдыру таләп ителә. Энәсеннән җебенә хәтле уйланган бу кибетләр кайчан үзен- үзе аклый башлый соң? Белгечләр әзерләү дә зур чыгымнар сорый бит. Мондый кибетләр табыш кертә башласын өчен кимендә 6 ел кирәк икән. Мәскәүдәге беренче карлыгач эшли башлагач та бик күп кибетләрнең хуҗалары үзләрендә дә ачуны: арендага алуны, яки бинаның бер өлешен сатарга тәкъдим ясаган. Җиде кат үлчәп бер кат кына кисәбез, ди җитәкчелек.

“Бәхетле” кибетләреннән барлык сатып алучылар да канәгатьме? Мисал өчен, Мәскәүдә күпләр азык- төлекне өйгә китермәссезме дигән үтенеч белән чыккан. Мәскәү бик зур шәһәр булганга без аны эшли алмыйбыз, ди җитәкчелек. Бу хезмәт әлегә Казанда да җайга салынмаган. Аннан соң, мәскәүлеләр тәкъдим иткән кайбер ризыклар Татарстан кибетләрендә дә әзерләнә башлаган. Ә иң әһәмиятлесе, ди Шевелев, русиялеләр татар халык ашлары белән бик кызыксына. “Питербурдан, Уфадан һәм шулай ук башка шәһәрләрдән дә кызыклы тәкъдимнәр бар. Әмма нинди дә булса карар кабул ителгәнче Мәскәүдән соң мондый бәхетнең кемгә тәтиячәген әлегә әйтә алмыйбыз”-, диде Шевелев.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG