Днепропетровскида узган шимбәдә 10 катлы йортта булган көнкүреш газы шартлауның корбаннары арта. Украина Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы мәгълүматларына күрә, 17 кеше һәлак булган. 16 кеше хастаханәләрдә кала. Ә 10 кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә.
Коткаручылар хәрабәләр арасында эзләү эшләрен дәвам итә. Бүген Украинада матәм көне игълан ителде. Тәүге мәгълүматларга караганда, әлеге казага газтапшыргыч үзәктәге төзексезлек сәбәпче.