Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:37

Испания Басклар иле хөкүмәтенә референдум үткәрүне тыйды


Испания премьер-министры Хосе Луис Родригес Сапатеро Басклар иле хөкүмәтенә төбәкнең киләчәк статусы турында референдум үткәрүне тыйды.

Испания кануннары буенча аның ише референдумнар фәкать үзәк хөкүмәт рөхсәте белән генә үткәрелә ала.

Төбәкнең киләчәк статусы турында тавыш бирү башлангычы белән басклар хөкүмәте башлыгы Хуан Хосе Ибаррече чыккан иде. Ул басклар төбәгендә бәйсезлеккә бәрабәр киң үзаллылыкка ирешергә тели.

XS
SM
MD
LG