Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кондолиза Райсның Якын Көнчыгыш сәфәре дәвам итә


Америка Кушма Штатлары дәүләт секретаре Кондолиза Райс Мисырны Якын көнчыгыш тынычлык киңәшмәсендә катнашырга күндерә алган.

Израиль белән Фәләстин арасындагы сөйләшүләрдә төп арадашчы булган Мисыр, соңгы вакытта ике тарафның кискен каршылыклары сәбәпле, бу җыенны үткәрүнең кирәклегенә шик белдерә иде.

Әмма бүген Мисыр чит ил эшләре министры Әхмәт Абул Гейт, Кондолиза Райс белән Каһирәдә сөйләшүләрдән соң, ул җыенны үткәрүне яклаячагын белдерде.

Бәйсез Фәләстин дәүләтен төзү мәсьәләләрен тикшерәчәк киңәшмә ноябрь аенда Америка Кушма Штатларында үтәчәк. Ләкин әле аның тәгаен көне мәгълүм түгел.
XS
SM
MD
LG