Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимә, Тукай бүләге иясе, күренекле фольклорчы Флора Әхмәтова- Урманче вафат булды


“Бөтен татар җәмәгатьчелеге өчен зур кайгы килде дип әйтергә була. Фольклорчы буларак безнең татар дастаннарын өйрәнүдә, бәетләрен, мөнәҗәтләрен өйрәнүдә бик зур эшләр эшләде. Китапларын чыгарып калдырды”,- ди Флора Әхмәтова- Урманче белән бергә озак еллар эшләгән Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме Рәшит Ягъфәров. Татар халык авыз иҗатының 12 томлыгын чыгаруда катнашып Тукай бүләгенә ия булгач, Флора Әхмәтова- Урманче: “Бу премия миңа дөньядагы иң зур бүләкләргә караганда да кадерлерәк”,- дигән иде. Әлеге хезмәте һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән Мактаулы исемгә дә лаек булды.

“Әле миңа берничә көн генә әлек Мәскәүдән “Русия халыклары бәетләре” дигән бер том төзергә кушкан иделәр. Мин аның белән бергә төзергә дип чамалап куйган идем. Кызганычка каршы ул китеп барды”,- ди Рәшит Ягъфәров. Хезмәттәшләре, якыннары әйтүенә караганда, галимә гомеренең соңгы көннәренә кадәр эш өстәле артында булган. Каләме дә язылып бетәсе фикерләрне, әйтеләсе сүзләрне, әле генә башланган яңа эшләрне көтә сыман.

“Ул Бакый аганың бик яраткан хәләл җефете иде. Бакый ага һәрвакытта да аңа сокланып иҗат итте. Бервакыт Бакый агага килеп керсәм, ул моңаеп утыра. “Нигә моңаеп утырасың?”- дип сорадым. Ул: “Мин бит чирлим. Флора авыруы белән авырыйм. Ул чыгып китсә, менә шулай аны сагынып утырам”,- ди. Менә шундый зат иде ул Флора апа. Бакый ага китеп баргач да аның иҗатының сакчысы булды дип әйтер идем мин аны. Музей төзүдә иң беренче булып ул йөрде. Күргәзмәләрен оештырды, бик күп альбомнарын чыгарды. Бакый ага турында истәлекләре китабын бастырып чыгарды ул. Гомүмән, Бакый аганың биографы дип әйтер идем мин аны”,- ди Рәшит Ягъфәров. Флора ханымны яхшы белгәннәр, Бакый Урманче үзенең булачак җәмәгатен һәм гомерлек юлдашын беренче тапкыр күргәч, бу нинди матур япон кызы дип әйткән, диләр.

Әлеге елның 21 нче февралендә татар профессиональ сынлы сәнгате классигы, сынчы, нәкышче һәм рәссам Урманченың тууына 110 ел тулу уңаеннан бөек шәхеснең музеенда үткән кичәдә Флора Әхмәтова- Урманче аның турында ул бит татарны дөньяга танытучы да дигән иде. “Ул бит беренче сәнгать кешесе Мәскәүдә ВХУТОМАС- ны бетергәннән соң татарны дөньяга киемнәре белән, традицияләре белән танытты”. Урманчега багышланган әле күптән түгел генә чыккан альбом да Флора Ваһап кызы сүзләре белән ачыла. “Вакыт бездән Бакый Урманче белән саубуллашу көнен ераккарак этәргән саен, аның бөек, илһамлы сәнгате мәгънәлерәк, көчлерәк һәм тирәнрәк була бара”,- дип башлана ул юллар.

“Ул үзенең себерен бик каты ярата торган иде. Аның авылларын, Тоболда укып йөргән вакытларын искә ала иде. Хәмит Ярминең укучысы бит ул. Хәмит ага аны Казанга тартып китергән”,- дип искә алды Рәшит Ягъфәров. 1935 елны Төмән өлкәсенең Тубыл районы Күкрәнде авылында туган Флора Әхмәтова- Урманче Тубыл педучилищесын тәмамлагач, Төмән педагогия институтын бетерә. Аннан соң Сургут районында рус теле укытучысы һәм укыту бүлеге мөдире булып эшли. 1961 елда Казанга килеп Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантурага кереп татар халык авыз иҗаты дигән икчез- чиксез фән юлына аяк баса. Хезмәттәшләре: Институттан 2005 елда рәсми китсә дә, ул бездән китмәде, гел килеп йөрде. Аның дастаннар, әкиятләр, бәет һәм мөнәҗәтләрне тикшеренүдәге хезмәтләре татар фольклорын үстерүдә зур казаныш”,- булды диләр. Татар җәмәгатьчелеге 18 үктәбердә күренекле галимә, шулай ук “Ак калфак” татар хатын- кызлар хәрәкәтенең, “Сөембикә” журналының редколлегия әгъзасы Флора Әхмәтова- Урманчены соңгы юлга озата.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG