Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанның элекке премьер-министры Беназир Бхутто ватанына кайта


Пакыстанның элекке премьер-министры Беназир Бхутто сигез ел чит илдә яшәгәннән соң, бу атнакичтә, ватанына кайтачагын раслады.

“Минем кире кайтуым Пакыстан халкы өчен диктатурадан демократиягә, көчле изүдән тынычлыкка бер адым буларак кабул ителә”, - диде Беназир Бхутто Дубайда оештырылган матбугат очрашуында.

Бхутто Пакыстандагы иң зур оппозиция төркемнәреннән булган Халык фиркасе башлыгы. Бу фирканең киләсе елның гыйваренә илдә билгеләнгән гомум сайлауларда җиңүгә мөмкинлекләре зур, дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG