Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:16

Анна Политковскаяны үтерүгә катнашы булуда шикләнелгән Җабраил Мәхмүдов сак астында кала


Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Анна Политковскаяны үтерүгә катнашы булуда шикләнелгән Җабраил Мәхмүдовны кулга алуны канунлы дип таныды.

Мәхмүдов үзен гаепсез дип белдереп, сак астыннан чыгаруларын сораган иде.

Август ае азагында Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе, Баш прокуратура тәкъдиме белән, Политковскаяны үтерүгә катнашы булуда шикләнелгән 10 кешене кулга алу карарын чыгарган иде. Соңрак аларның берничәсе, гаепле булуларына дәлилләр җитмәү сәбәпле, иреккә чыгарылды.

“Новая газета” күзәтүчесе Анна Политковская Мәскәүдә узган елның 7 октябрендә, фатирына кергәндә атып үтерелгән иде.

XS
SM
MD
LG