Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:44

Төркия парламенты Гыйрактагы көрд милләтчеләренә һөҗүм мәсьәләсен тикшерде


Төркия парламентында ил хөкүмәтенең Гыйракның төньягында көрд милләтчеләренә каршы хәрби чаралар үткәрү турындагы тәкъдиме тикшерелә башлады.

Әлеге басып алуны булдырмау өчен, Әнкарага килгән Гыйрак вице-президенты Тарик әл Хашеми бу проблеманы Гыйрак үзе хәл итә алачак, дип белдерә һәм төрек хәрбиләреннән тагын бераз вакыт бирүләрен сорый.

Америка Кушма Штатлары һәм НАТО, бар төбәктә хәлләрнең кискенләшүе куркынычы сәбәпле, Төркияне Гыйракта хәрби хәрәкәтләр башлаудан тыелып торырга чакыра.

XS
SM
MD
LG