Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Сез Русия Президенты В.В. Путинга нинди сорау бирер идегез?


- Эшсез:Соравым юк. Аллага шөкер , бөтен нәрсә җитеш, мин хәзер эшсез, мин Путинның аныңтиңдәше, миңа да 55 яшь. Исән- сау эшләсен Путин , ул булдыра, миңа ул бик ошый.

- Мин укытучылар вәкиле: 10 мең сум хезмәт хакы биреп булмыймы укытучыларга һәм балалар бакчаларындагы тәрбиячеләргә?

- Сорау бирүдән мәгънә юк. Чөнки ул “Бердәм Русия”һәм “ Гадел Русия” фиркаләре алар халык өчен эшли торган фиркә булмадылар, тик үзләре өчен генә эшли торган фиркә булдылар . Ә Президент та хәзер “Бердәм Русия ”исеменнән бара. Шуның өчен мин аларга ышанмыйм.

- Мин алкоголь компаниясендә эшлим, сәүдәдә. Минем соравым юк. Бар нәрсә дә бик яхшы.

- Наркоманнарны, исерекләрне бетерсеннәр иде. Халыкка яшьләргә эш бирсеннәр иде.

- Мин элеккеге хәрби кеше. Хезмәт хакын күтәрсеннәр иде. Пенсияне 4700сум алам.

-Ана кеше буларак, балаларыбызның киләчәге ничек булыр икән? Безнең Русия ширкәтләрендә безнең укып чыккан балаларыбызга яхшы хезмәт хакы белән эш булыр микән?

- Музыкаль училищедан татар җырчыларына Русия һәм Евровидение сәхнәсенә чыгарга ярдәм итегез.

- Иптәш Президент! Кадерле, мөхтәрәм Владимир Владимирович! Сез күптән хәбәрдәрсез Башкортстандагы татарларның ничек яшәүе турында. Татарларга Башкортстан аларның туган җирләре. Алар анда тулы хокук белән яшәргә тиешләр , тулы күкрәк белән суларга тиешләр . Әмма ләкин әлеге чорда андый мөмкинчелек юк халыкка. Шуның өчен тизрәк үзегезнең карарларыгызны күреп, шундый уңай шартлар тудырып ике төрки халык арасында яңадан дуслык һәм ике яклы ихтирамлык тудырырга тиешсез, дип уйлыйм.

- Аннары элек бар иде милли мәсьәләләр буенча министрлык бар иде, хәзер бармы соң ул ? Юкмы ? Ул мәсьәләгә яңадан кайтырга кирәк. Чөнки әлеге Башкортстандагы вәзгыять халык-ара нәфрәт тудырмасын.

- Пенсияне кайчан тиешлечә арттыра алырлар микән?

- Продуктыларның бәясен күтәрмәсеннәр. Пенсионерларның пенсияләрен кисмәсеннәр. Нәрсәдәндер субсидияләрнең дә 300-400 сум акчаларны кискәннәр. Инвалидларга аз пенсия алганнарга квартирга түләргә бирелгән субсидияләрне бу айда кискәннәр Казанда. Ни өчен?

-КГУ физик: Нигә Мәскәүдә хезмәт хакы 5-6 мәртәбә күбрәк башка регионнарга караганда?

- Мин журналист: Көнбатыштан үрнәк алырга кирәкме, Президент булыр өчен?

- Хәзер милли проектлар бик күп эшләнә. Алар арасында 1-2 катлы торак йортлар төзү өчен нинди эре инфраструктуралы проектлар каралган?

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG