Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль премьер-министры иртәгә Мәскәүгә кыска эш сәфәренә килә


Израиль премьер-министры Эхуд Ольмерт кыска гына эш сәфәре белән иртәгә Мәскәүгә килә. Премьерның идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Ольмерт Русия президенты Владимир Путин белән төбәктәге байтак кына проблемалар, шул исәптән Ираннан килүче куркыныч мәсьәләләре хакында да фикер алышачак.

Күзәтүчеләр Ольмертның Мәскәүгә килүе әле генә Путинның Тәһранга тәмамланган сәфәренә бәйле дип исәпли.

Израиль премьер-министры Мәскәүгә берничә сәгатькә генә килә һәм пәнҗешәмбе кичендә кире ватанына кайтып китә.
XS
SM
MD
LG