Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:13

Татарстан депутатлары фатир алырга теләп алданучыларга игътибар итмәде


Чәршәмбе көнне Татарстан Дәүләт Шурасының 33 утырышы шактый шау-шулы башланып китте. Беренчедән, депутатларны Дәүләт шурасы бинасы янында йорт төзү өлкәсендә алданучылар каршы алды. Утырышта депутат Сергей Осколок бәяләр артуы турында сөйләп, әллә кайлардан килгән чөгендер-кишерне матур капка тутырып ике-өч тапкыр арттыралар дип ярсыды. Шулай ук аз керемле гаиләләрдәге балаларга бирелә торган акчалата түләүләрне арттыру нигезендә дә бәхәсләр чыкты. Өлешләп акча кертеп фатир алырга теләп алданучылар Дәүләт Шурасының һәр утырышы алдыннан җыела башлады. Әмма бу юлы инде Әлмәт, Чаллыдан да алданучылар килгән иде. Көннең салкын булуына карамастан, килгән шактый халык балалар белән төрле шигарьләр тоткан килеш басып торды. Аларның кайберләре болай дип сөйләде

Инде 1 елдан артык пикетларда йөрибез. Без Энергетиклар урамындагы йортка күчтек, әмма ул әле рәсми безгә бирелмәгән. Без инде акчасын 2003нче елда ук түләп бетердек.

Халыкны алдаучы ширкать җитәкчеләре акчаларны башка ширкатьләргә күчерә дә, без бернисез калабыз.

Алданучылар пәнҗешәмбе көнне Русия Президенты Владимир Путинга туры элемтәдә сорау бирергә исәп тота. Шулай ук алар пәнҗешәмбе көнне дә Дәүләт Шурасы бинасы каршына чыгачаклар, чөнки утырыш иртәгә дәвам итәчәк. Ә чәршәмбе көнне фатир алырга теләп алданучыларга депутатлар әлләни игътибар итмәде. Бары Коммунистлар фиркәсеннән Нәсимә Столярова гына килеп кызыксынды. Дәүләт Шурасы утырышында да ул бу мәсьәлә нигезендә ведомствоара комиссия төзү тәкъдиме белән чыкты. Ләкин депутатлар моңа каршы чыкты. Хәзер өлешләп акча кертеп фатир алырга теләп алданучыларга бәйле канун эшләнә дип аңлаттылар.

Шулай ук депутат Нәсимә Столярова аз керемле гаиләләрдәге балаларга акчалата түләү күбрәк булырга тиеш дип аңлатты. Чөнки утырышта балаларга пособиеләрне күтәрү мәсьәләсе каралды. Шулай итеп киләсе елдан 16 яшькә кадәрге балаларга айга 164 сум акча түләнәчәк. Хәзер ул 82 тәңкә. Анасы белән генә яшәүче бала пособиеләре 219 сумнан 438 сумга күтәреләчәк. Ата-аналары алимент түләмәүче һәм әтисе хәрби хезмәттә, хәрби уку йортында булган балаларга айлык түләү 123 сумнан 246 сумга кадәр артачак.

Депутат Нәсимә Столярова бу түләүләрне 600 сумга кадәр күтәрү кирәк дип әйтте. Әле бу да бик аз дип белдерде, моны ул соңгы айда азык-төлеккә арткан бәяләр белән аңлатты

Без бүген азык-төлеккә бәяләр арту турындагы мәсьәләне карауны кире кактык. Ә сез үзегез дә яхшы беләсез бәяләр 20 проценттан 80 процентка кадәр үсә. Һәм бу ипи, май, сөткә, ягъни көндә кирәк булган ризыкларга. Хәзер без инде акчасы сөт алырга җитмәгән әбиләрне күрергә теләмибез бугай. Алар инде сөт алган көнне бәйрәм буларак билгеләп узалар.

Депутат Нәсимә Столярованың балаларга акчалата түләүләрне күтәрү турындагы фикере яклау тапмады. Дәүләт Шурасы утырышында катнашкан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бу нәрсә кеше шул балалар акчасына гына карап, өйдә утырырга, ягъни бернәрсә эшләмәскә тиеш булып чыгамы диде?

Президент Минтимер Шәймиев беренче чиратта хезмәт хакын арттыру кирәк дип белдерде. Татарстан Дәүләт Шурасының утырышы пәнҗешәмбе көнне дәвам итәчәк. Һәм анда 2008нче елга Татарстан бюджеты каралачак.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG