Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:22

Пакыстанның элекке премер-министры Беназир Бһутто ватанына кайтты


Пакыстанның элекке премьер-министры Беназир Бһуттоны ватанына кайтуы белән котларга аның 200 мең тарафдары Карачи шәһәренә җыелды. Сигез ел мөһаҗирлектә яшәгәннән соң, Беназир Бһутто бүген Пакыстанга кайтты.

Карачида иминлек чаралары көчәйтелде. Шәһәргә башка төбәкләрдән дә 20 мең гаскәри һәм полиция хезмәткәрләре китерелде.

Беназир Бһутто, үзен коррупциядә гаепләгәннән соң, 1999 елда Пакыстанны ташлап киткән иде. Күптән түгел ил хакимиятләре Бһуттодан барлык гаепләрне кире алды һәм аны ярлыкады.

Пакыстан халык фиркасе җитәкчесе булган Беназир Бһутто гыйнвар аенда илдә узачак парламент сайлауларында катнашачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG